ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Сабан туе чабышларында Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашуы көтелә

19 июнь 2019, 16:49 , Фото: архив, Рамиль Гали

Сабан туе чабышларында Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашуы көтелә Атлар гаризада булуга карамастан, аларның катнашуы әлегә кадәр расланмаган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казан ипподромында Сабан туе бәйрәмендә Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

«Гадәттә, аның атлары Республика көнендә катнаша һәм быел, һичшиксез, киләчәк. Тик күптән түгел алар Россия Президенты призына үткәрелгән ярышларда катнашты. Алар әле хәл җыеп өлгермәгәндер дип уйлыйм.  Шулай да бу Сабан туена гаризада Кадыров атлары бар», — дип уртаклашты министр урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, «3 яшьтән өлкәнрәк бияләр» категориясендә 2 мең метрга узышта Сәлим Әхәтун кушаматлы ат катнашачак. Рамзан Кадыров аты икенче бия белән бергә унынчы ат чабышында катнашачак.

Моннан тыш, Нәҗип Хаҗипов сүзләренә караганда, ярышларда Чечня Республикасы Башлыгының Пафос һәм Анцелот кушаматлы атлары катнашачак.

  • Ярышлар 13: 00 сәгатьтә башлана. 13 йөгереш оештырылачак, аларның берсе — понига керү, дүрт юртаклар чабышы, калганнары — башка токым өчен. «Алтын Аргамак» ат чабышларында җиңүчеләр бер-берсе белән 1,8 миллион сумлык бүләк фондын бүлешәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10