ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Луиза Янсуар: Татар китабы йорты өч буын язучыларын берләштергән урын булачак

19 июнь 2019, 15:27 , Фото: Рамиль Гали

Луиза Янсуар: Татар китабы йорты өч буын язучыларын берләштергән урын булачак Шәриф Камал музеенда Татар китабы йорты 1 июньдә ачылды.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йортын аның директоры, шагыйрә Луиза Янсуар өч буын татар әдәбияты вәкилләрен туплаган мәйдан булырга тиеш дип саный. Бу хакта бүген ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татар китабы йортына багышланган матбугат конференциясендә әйттте.

“Өлкән буын вәкилләре – аксакаллар безгә юнәлеш бирергә тиеш. Урта буын – эшли, дөньяны алып бара. Хәзер яшьләрне җәлеп итә торган программа әзерлибез”, - диде Луиза Янсуар.

Халык шагыйре Разил Вәлиев Татар китабы йорты идеясе туу тарихы белән таныштырды. “Без Шәриф Камал музеенда Татар китабы йорты ясап, мөмкин кадәр татар китабы тарихын күрсәтә алсак, бүген хәлен дә күрсәтсәк, яшь иҗатчыларыбызны туплап, очрашулар оештырсак, кирәкле булыр иде дигән карарга килдек”, - диде концепциянең идея авторы.

Луиза Янсуар Татар китабы йортында Шәриф Камалның мемориаль фатиры булуын искәртте. “Мемориаль өлеш – һәр музейның йөрәге. Шәриф Камал фатирына үз заманының иң күренекле затлары килеп йөргән. Иҗади тандемнар булган һәм иҗади үзәк булып кайнап торган”, - диде Луиза Янсуар. Ул баскычтан икенче катка - экспозицияләргә күтәрелә башлагач башкачарак ритмга көйләнергә кирәклеген искәртте.

  • Шәриф Камал музеенда Татар китабы йорты 1 июньдә ачылды. Ул Казан шәһәре үзәгендә – Островский урамының 15 нче йорты адресы буенча урнашкан.
  • Татар китабы йорты хәзергә тест режимында эшли. Ул мәктәпләрдә уку елы башлангач та тулы көченә эшли башлаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10