ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аккош күлендә Сабан туе кунакларына Казан сөлгеләреннән инсталляция күрсәтәләр

19 июнь 2019, 15:48 , Фото: Рамиль Гали

Аккош күлендә Сабан туе кунакларына Казан сөлгеләреннән инсталляция күрсәтәләр Биредә күп балалы гаиләләргә тәм-томнарга 50 процентка кадәр ташлама биреләчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Аккош күле урман-паркындагы Сабан туен бәйрәме вакытында тематик музей һәм Казан сөлгеләреннән инсталляция эшләнә. Болар мәйданның үзенчәлеге булачак. Бу турыда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Алия Заһидуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бәйрәмнең үзенчәлеге Сабан туе музее булачак, анда туфрак эшкәртү өчен борынгы корал - сабан эволюциясен, шулай ук элек милли бәйрәм өчен чигелгән Казан сөлгеләреннән  инсталляция тәкъдим ителәчәк», - дип аңлатты ул. 

Моннан тыш, мәйданчыкта махсус зона оештыралар, анда үзмәшгуль кешеләр продукцияләрен бәйрәм кунакларына тәкъдим итәчәк. 

Биредә күп балалы гаиләләргә тәм-томнарга 50 процентка кадәр ташлама биреләчәк. «Күп балалы гаиләләр өчен гадәттәгечә туңдырма, попкорн һәм татлы мамык сатып алуга өстәмә ташламалар тәкъдим ителәчәк. Моның өчен ана кеше күп балалы гаилә таныклыгын яки паспортны үзе белән ала», - дип сөйләде Алия Заһидуллина.

  • Казанда Сабан туе дүрт мәйданчыкта узачак, бәйрәм урынына шаттллар, автобуслар һәм электричка йөриячәк. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10