ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика көнендә Казан ипподромында татар атлары чабышы була

19 июнь 2019, 15:11 , Фото: архив/Рамиль Гали

Республика көнендә Казан ипподромында татар атлары чабышы була Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары шәхсән үзе ТАССРның 100 еллыгына багышланган чабышларга атлар сайлауга җитәкчелек итә.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Республика көнендә, 30 августта, Казан ипподромында татар атлары чабышы була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

«Республика көнендә чабышта татар атлары токымлы җиде-ун чамасы ат катнашачак. Бу чын татар атлары чабышлары булачак. Без аларны әзерлибез, җыябыз», — диде Хаҗипов.

Ул шулай ук татар токымлы атларны сайлап алуны шәхсән үзе күзәтеп торуын өстәп әйтте. Ат чабышлары Казан ипподромында узачак һәм алар ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

«Татар атлары – алар сугыш атлары. Алар азыкны үзләренә үзләре таба, шуңа күрә алар экономияле. Бу ат бик чыдам - көнгә 100 километрга кадәр юл уза ала. Үрчүчән атлар. Ат үрчетү тармагында үз урыннары бар, үз вакытында Чыңгызхан бу атлар белән үз армиясен коралландырган», — диде Хаҗипов.

Тизлектә татар атлары гарәп атлары белән ярыша алмый, әмма чыдамлылык буенча алар барысыннан да өстен, диде Татарстан министыр урынбасары.

  • Татарстан Республикасының Лениногорск, Әлки, Теләче һәм Саба районнарында татар атларын үрчетәләр. Татар атлары узган ел ахырында аерым токым булып теркәлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10