ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан ипподромында Сабан туенда Төркиягә сәфәр һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатыла

19 июнь 2019, 14:09 , Фото: Рамиль Гали

Казан ипподромында Сабан туенда Төркиягә сәфәр һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатыла
 Лотереяда 2,5 мең кеше катнашачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан ипподромында Сабан туенда кыйммәтле призлар белән конкурслар уздырачаклар һәм иң яхшы җанатарны сайлаячаклар. Иң зур бүләк - Төркиягә сәяхәт була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

«Без иң яхшы җанатарны ачыклау өчен конкурс үткәрәбез. Бу — кыйммәтле бүләкләр, көнкүреш техникасы,ә  суперприз - Төркиягә юллама булачак. Аны иң оста җанатар алачак», - диде ул.

Конкурста катнашу өчен билетлар 23 июнь көнне ипподромга керү юлында 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр таратылачак. Аларның саны чикләнгән — барлыгы 2,5 мең билет бар. Призлар көн дәвамында ачык трибунада уйнатыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10