ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле: Югалган кешене өч көннән соң эзли башлау - миф

19 июнь 2019, 14:31 , Фото: Елена Кривопатре

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле: Югалган кешене өч көннән соң эзли башлау - миф Кеше югалу турында хәбәр килгәч тә, аны эзләү эшләре башлана.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Хәбәрсез югалган кешеләрне өч көннән соң гына эзли башлыйлар дигән сүз чынлыкка туры килми, бу - миф. Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе Эчке эшләр бүлегенең затларны эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Сергей Королев Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференциясендә шул хакта әйтте. 

Ул кеше югалу турында мөрәҗәгать килеп ирешкәч тә, эзләү эшләре башлануы турында сөйләде. "Хәбәрсез югалган кешеләрне өч көннән соң гына эзли башлыйлар дигән әйбер юк. Бу кинолардан алынган миф. Хәбәрсез югалган кешеләр турында гариза бирү сроклары юк”, - диде Сергей Королев.

Ел саен Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында 4 меңнән артык гариза һәм мөрәҗәгать теркәлә. Татарстанда югалучы кешеләрнең якынча 92 процентының кайда булуы кыска вакыт эчендә (10 көнгә кадәр) ачыклана.

Сергей Королев әйтүенчә, кешеләрнең хәбәрсез югалуы алкогольле эчемлекләр эчү, психик авырулар, өлкән яшьтәге кешеләрнең тирәлектә ориентация югалтуы, хәтер югалтуы, гаиләдә килеп чыккан конфликтлы хәлләр, балигъ булмаган балаларның үз теләге белән өйдән китүе, кешеләрнең суда батуы белән бәйле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10