ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында ир-ат йорты һәм гаражы белән янган

19 июнь 2019, 10:41

Янгын Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында булды.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Югары Ослан районында ир-ат йорты һәм гаражы белән янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Совет урамында чыккан янгын 88 квадрат метр мәйданда йорт һәм гаражны ялмап алган», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгынны «Карауҗа» отряды иреклеләре һәм Макыл авылы янгын сүндерүчеләре сүндерде. Җайга салынган гамәлләр нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр утның күрше йортка таралуын булдырмый кала алды.

Янып беткән конструкцияләрне тикшерү барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 64 яшьлек ир-атның мәетен таптылар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе булып электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10