ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Эльвира Розали һәм Рөстәм Вәлиәхмәтов Төркиядә Сабан туе алып барачак

19 июнь 2019, 08:43

Быел Анталия Сабантуе программасы мультимәдәни характерда булачак.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Анталиядәге Сабантуйны Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльвира Розали һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Вәлиәхмәтов алып барачак.

Якшәмбе көнне, 23 июньдә, Анталиядә яшәүчеләр Сабантуй үткәрәчәк.Бәйрәмдә халык җырларын башкару һәм традицион биюләр буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Татарстанның иң яхшы пешекчеләре кунакларга традицион татар ашлары пешерәчәк һәм аларны әзерләргә теләүчеләрне өйрәтәчәк.

Казан һәм Анталия күп еллар тугандаш шәһәрләр булып тора. Быел Анталия Сабантуе программасы мультимәдәни характерда булачак. Бәйрәм барышында җирле милли диаспоралар тамашачыларга үзләренең музыкаль бүләкләрен бүләк итә алачак.

Бәйрәм 23 июньдә Анталиядә Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10