ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиядә вузларга керү кампаниясе башлана

18 июнь 2019, 19:32 , Фото: архив

Россиядә вузларга керү кампаниясе башлана Киләсе уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Россия вузларының кабул итү комиссияләре 20 июньдә абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиядә 2019-2020нче уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән. Кагыйдәләр элеккегечә: гаризаны һәм БДИ нәтиҗәләрен һәр өч юнәлешкә биш төрле югары уку йортында тапшырырга мөмкин.

Цифрлаштыру белән бәйле белгечләрне әзерләүгә кабул итү үзгәртелде: урыннар сизелерлек артты. Сүз компьютер фәне турында гына түгел, яңа "цифрлы" модульләр өстәү күздә тотылган барлык инженер һәм техник белгечлекләр турында да бара, диелә бу хәбәрдә.

Информатика һәм, әлбәттә, төгәл фәннәр буенча БДИ сайлаучыларның бюджетка керү мөмкинлеге бар. Гадәттәгечә,  бушлай урыннарның яртысыннан артыгы шушы имтиханнарны таләп итүче юнәлешләргә бирелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10