ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла

18 июнь 2019, 18:05 , Фото: архив/Михаил Захаров

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла "5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов мәктәптә укытыла торган барлык предметлар буенча глоссарийлар төзү планлаштырылуы турында әйтте. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән ачык ишекләр көнендә сөйләде.

“Республиканың би- һәм полилингваль мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү программасы расланган, ягъни республикадан махсус заказ алынган очракта, 5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов .

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, глоссарийларны мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар куллана алачак.

Түгәрәк өстәлдә глоссарийларны эшләүдә КФУ галимнәре белән бергә, Фәннәр академиясе һәм башка югары уку йортлары белгечләре катнашу планлаштырылуы ассызыкланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10