ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар матбугаты

Утта янмый, суда батмый балтырган - "Ватыным Татарстан"

18 июнь 2019, 21:47

Агулы балтырган бөтен илгә тарала һәм зур тизлек белән үзеннән-үзе үрчи.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Зөһрә Садыйкова). Соңгы берничә елда гына да балтырган биләгән җирләр дүрт тапкыр арткан. Хәтта аңа каршы көрәш алып барырга алынган оешма да бу эшкә кул селтәгән. Белгечләр чаң суга. Балтырган кешегә нәрсәсе белән куркыныч һәм аңа каршы тагын ничек көрәшергә була? Гомумән, аңа каршы көрәшү юллары һәм ысуллары бармы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шушы сорауларга җавап эзләде.

Районда да, шәһәрдә дә үсә

Галимнәр әйтүенчә, Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үлән булып санала. Ә менә “Сосновский балтырганы” дигәне агулы. Әлеге куркыныч үлән безнең илдә сугыштан соң барлыкка килә. Дөрес булса, Төньяк Америкада шәп терлек азыгы үсә, дип Сталинга җитке­рәләр, ул балтырганны кайтартырга әмер бирә. Тик вакыт узганнан соң, аның терлекләр организмына зыянлы булуы ачыклана. Өстәвенә әлеге үләнне ашаган сыерларның сөте тәмсез, ачы булуы беленә. Хатаны төзәтергә булалар. Тик агулы балтырган бөтен илгә тарала һәм зур тизлек белән үзеннән-үзе үрчи.

Татарстандагы “Россельхознадзор” оешмасының фитосанитария һәм орлык сыйфаты күзәт­челеге, орлык тикшерү бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләвенчә, үсеш чорында балтырганда актив агулы матдәләр хасил була. Аның согы, кеше яки терлек тиресенә эләксә, тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмә­гән очракта бик каты пешәргә, зыяны 3-6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә балтырган­ның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары аркасында тагын да азып китмәсен өчен сак­ланырга тырыша. Балтырганның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин.

Балтырган бик тиз арада таралып, ул биләгән мәйданнар елдан-ел арта. Мәсәлән, Татарстанда 2012 елда 109 гектар җирдә үссә, былтыр 536 гектарга кадәр җиткән. Россельхозцентр идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, әлеге үтә дә әрсез агулы үлән республиканың 15ләп районында үсә. Балтач (134,3 гектар), Питрәч (83,24), Арча һәм Биектау (барлыгы 319,94) районнарында аеруча күп таралган. Шулай ук Лаеш һәм Саба, Яшел Үзән районнарында шактый очрый. Аны хәтта Казан бистәләрендә дә күпләп очратырга мөмкин.

Тендерда җиңгән балтырганга җиңелгән

Быел февральдә балтырган проб­лемасы Татарстан Дәүләт Со­ветының Экология, табигатьтән фай­далану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты утырышында да зурлап күтәрелгән иде. Ул вакытта комитет җитәкчесе Таһир Һадиев Россельхозцентр идарәсе мәгълү­матларына таянып, балтырганнан 500 кешенең зыян күрүен әйтте. Әлеге утырышның нәтиҗәсе дә булды. Чүп үләнгә каршы көрәшү өчен дәүләт программасын төзергә һәм шул максаттан бюджеттан 10 млн сум бүлеп бирергә карар кылдылар. Тендер уздырылып, анда “Казыли” сәүдә йорты” җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте җиңеп чыкты.

Тик шушы көннәрдә журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әлеге оешманың эшне кинәт туктатуы турында хәбәр итте.

– Балтырган – Татарстанның да төп проблемасы. Узган ел без республиканың 500 гектарында тикшеренү эшләре алып бардык. Чүп үләнгә каршы көрәшү өчен, бюджеттан 10 млн сум бүлеп бирелде. Тендерда алты оешма катнашкан иде, – диде ул.

Тендерда җиңүче республика кырларын эшкәртә дә башлаган булган үзе. Тик балтырганга каршы көрәштә... җиңелгән.

– Балтырган белән көрәшү кыен, ул җаваплылык сорый. Һәр кеше кул белән печән чабарга тиеш, уңайсыз җирләрне дә исәпкә алырга кирәк. Бәлки, шуңа да җиңүче компания эшен туктаткандыр, эшчеләр 500 гектардан бары тик 100 гектарда гына эшне башкарып чыга алды, – диде җи­тәкче.

Илдус Габдрахманов аңлату­ын­ча, балтырган ике тапкыр эшкәртелергә тиеш. Май ахыры – июнь башында химик һәм механик эшкәртү узса, җәй урталарында гербицидлар ярдәмендә яки кулдан эшкәртелә.

Эшләр 30 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш булган. Тик хәзер, Илдус Габдрахманов әй­түен­чә, иң кадерле вакыт кулдан ычкындырылган. Шулай да ул өметен өзми.

– Без беренче адымнарны ясадык, вәзгыять зарланырлык түгел. Киләсе елда да тендер системасы булачак, дип уйлыйм, – ди.
Аның сүзләренчә, берничә ел дәвамында балтырганга каршы көрәшү өчен ел саен 10 – 15 млн сум бүлеп биреләчәк. Акча проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр, дигән өмет бар. Тик акчасы булыр да, эшләүче табылыр микән соң? Менә монысы чыннан да сорау уята.

Без шау-шу кузгаткан һәм министрлыкның өметен акламаган оешма директоры Радик Зыятдинов белән дә элемтәгә кердек. Ни өчен алар эшләрен ахырга кадәр җиткермәгән? Моның сәбәпләре нидә? Безне әнә шушы сораулар кызыксындырды.

– Беренчедән, алдан түләү булмады. Дөрес, килешү буенча бу дөрес тә, тик эш күләме зур булгач, министрлыкка безгә яр­дәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идем. Кызганыч, ишетмә­деләр... Икенчедән, балтырган үсә торган мәйданнар документтагыдан өч тапкыр күбрәк, – дип аң­лат­ты ул балтырган белән кө­рәштә кире чигенүләренең сә­бәбен. – Өченчедән, аның белән көрәшү бик авыр. Үсемлек күбе­сенчә техника керә алмый торган сулыклар янында үсә. Кешеләрне чакырып-чакырып карыйбыз, лә­кин алар эшләргә теләми. Чөнки ул тәнне пешерә. Эшчеләрне хәтта махсус кием дә коткармый. Кискән вакытта балтырган согы, төрле якка чәчрәп, кешегә зыян сала. Тагын бер сәбәбе: эшне соң башладык. Аны апрельдә ук башлыйсы иде. Ә хәзер ул бик биек булып үсте. Көненә унар сантиметр үсә бит ул. Аны хәтта химия дә җиңә алмый.

Башы булгач, дәвамы булыр

Әлеге чүп үләнгә каршы кө­рәш алып бару, чыннан да, шулай бик авырмы? Әллә бөтенләй мөмкин хәл түгелме? Киләсе елларда бу проблеманы чишүдә үзгәрешләр булырмы?

– Балтырганга каршы бертук­тау­сыз көрәшергә кирәк. Аның өчен хәтта 10 млн сум гына да җит­ми, – ди Татарстан Дәүләт Со­ве­ты­ның Экология, табигатьтән фай­да­лану, аграр һәм җитештерү сәя­сәте комитеты җитәкчесе Та­һир Һадиев, безнең сорауга җавап итеп.

Аның фикеренчә, киләсе елларда мондый хәлләр кабатланмасын өчен, акча бүлеп бирүнең формасын үзгәртергә кирәк. Балтырган белән көрәшү максатында җирле үзидарәләргә субсидия рәвешендә бирелсә, нәтиҗәлерәк булыр иде, дигән фикерен җит­керде ул.

– Тендернең төп принцибы: кем азрак бирә? Ләкин азрак биреп, ул күп эшли алмый бит. Шуңа күрә, миңа калса, бу эшләр Россельхозцентр идарәсенә күчсә, уңышлырак булыр иде. Аларның белгечләре һәр районда да бар. Урыннардагы вәзгыять тә аларга яхшы таныш. Җирле үзидарәләр белән берлектә эш алып барылса, тагын да зуррак нәтиҗә булыр иде. Киләчәктә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар бирер, дип уйлыйм. Башы булгач, дәвамы булыр. Бу мәсьәләдә безгә бер генә ел түгел, дистә еллар дәвамында тотрыклы рәвештә эшләргә туры киләчәк. Мәскәү өлкәсендә әлеге проблеманы чишүгә 500 млн сум акча бүлеп бирелә. Безнең, Аллага шөкер, кырларыбызда балтырган юк, – диде Таһир Һадиев.

Бер балтырганга каршы берничә ел көрәш

Белгечләр әйтүенчә, иң нәти­җәле ысул – үләнне орлыгы өл­гергәнче, кечкенә чагында чабу. Аннан соң бу җиргә гербицид, мәсәлән, Раундап сибәргә була. Ике-өч яфрак чыгарган вакытта әлеге җирне тирәнлеге 5–10 сантиметрдан да ким итмичә сукалатырга мөмкин. Әмма шунысы бар: балтырганның орлыгы җирдә ун еллап саклана, шуңа күрә ул кабат баш калкытырга күп сорамый, бер эшкәрткән җирне кабат эшкәртергә киңәш ителә.

Алда язып узганыбызча, балтырган иң күп үскән районнар исемлегендә Балтач районы да бар. Әлеге зәһәр үсемлеккә каршы тиешенчә көрәш алып бармаганнары өчен, ел башында аларга шелтә дә эләккән иде. Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин белән элем­тәгә кердек.

– Чәчү җирләрендә үсмәгәч, безгә куркыныч янамый. Шуңа кү­рә ниндидер көрәш алып барабыз дип әйтә алмыйм. Алар ерга­нак­ларда үсә. Ә сулыкларга 200 метр якын килеп, гербицид сиптерергә ярамый. Чабып бетереп тә булмый. Тендер откан Радик Зыятдинов дигән егет килгән иде. Башта: “Эшләргә кешеләрем бар”, – диде. Аннан соң: “Эш­челә­рем юк, бирә алмыйсызмы?” – дип, миннән сорады. Халык, 1 сәгатькә 1 мең сум түләү шарты белән, эшләргә ризалыгын белдерде. Тик Радикка бу ошамады. “Миңа көз көне генә акча бирәләр. Шул вакытта гына тү­ләрмен”, – диде. Алай булмый бит инде, – дип канәгатьсезлек белдерде Фирдәвес Нәбиуллин.

Биектау районының Әлдер­меш авыл җирлеге башлыгы Тәл­гат Сабиров та балтырганга каршы төрлечә көрәш алып барылса да, моның үз көчләре белән генә ерып чыга торган эш түгеллеген яшерми. Аның әйтүенчә, әлеге үсемлек 1980 нче еллар тирәсендә күренә башлый. Һәм бүген шушы җир­лек­кә караган өч авылда 60–70 гектар мәйданны били. Балтырган күп­челек очракта су булган урыннарда, чокыр-чакырларда, бакча җир­ләрендә үсә. Аңа каршы көрәшне әнә шул да катлауландыра.

– Бу проблема авыл халкын да бик борчый. Шуңа күрә эшләрне дә өмә ясап, бергәләп башкарабыз. Аеруча юл буйларындагы, авыл территориясенә үтеп кергән балтырганнарны бетерергә тырышабыз. Кичке якта чалгы белән чабарга тырышабыз, чөнки кояш кыздырган вакытта чапсаң, аз гына согы эләксә дә, яндырып ала. Ләкин безнең көч кенә җитми. Быел тендер откан егеткә өметләр баглаган идек, ул да башкарып чыга алмады бит әле. Техника табып чабып карадылар да алай гына бетереп булмаячагын аңладылар. Чөнки техника авыр керә торган урыннарда үсә ул. Җил, кошлар белән дә күп тарала, – ди Тәлгат Сабиров.

Аның фикеренчә, балтырганга каршы көрәшне иртә яздан ук башларга кирәк. Шул вакытта ук гербицид куллану нәтиҗә бирер иде, бәлки, ди ул.

– Хәзер гербицид кулланырга да соң, кеше биеклеге булып үсте инде алар. Май башында бер тапкыр чапкан идек. Хәзер тагын чабарга кирәк,чөнки ул бик тиз үсә. Дымлы көнне хәтта 10 см үсәргә дә мөмкин. Әлдермеш һәм Өбрә авылларында эксперимент буларак, балтырган үсә торган җир­ләрнең бер өлешен көздән сукалаган идек. Ләкин яз көне яңадан үсеп чыкты. Орлыгы җитешкәнче, чабарга тырышсак та, барыбер тишелеп чыга. Шуңа күрә бу эшләрне бертуктаусыз эшләргә, бер балтырганга каршы да берничә ел көрәшергә кирәк, – дип көрсенә Тәлгат Сабиров.

 

Балтырган турында

*Балтырганның тамыры 2 метрга кадәр җитә.
*Россиянең Европа өлешендә балтырган үскән җирләрнең мәйданы миллион гектарга якын.
*Балтырган язын 7-9 градус салкыннарны да җиңел кичерә.
*Әлеге агулы үсемлек 12 елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
*2015 елда балтырган авыл хуҗалыгы культуралары исемлегеннән төшерелә һәм чүп үлән булып санала башлый.
*Бер үсемлектә генә дә 2 меңнән алып 100 меңгә кадәр орлык өлгерергә мөмкин. Җил аларны 2 километрга кадәр очыртып алып китәргә сәләтле.

 

Истә тотыгыз!

* Балтырган согы тәнгә тигән очракта, ул урынны тиз арада кер сабыны белән салкын суда юып төшерергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пешкән урынны бәйләргә ярамый. Шулай ук кояшта йөрергә дә рөхсәт ителми.
* Табиблар тәннең пешкән өлешен натрий уснинаты белән эшкәртергә киңәш итә.
* Балтырган согы күзгә эләккән очракта да тиз арада салкын су белән юарга һәм табибка мө­­­­­рәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
* Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичкырын чабарга кирәк. Бу вакытта тән тиресен каплый торган кием, биткә битлек һәм күзлек кияргә киңәш итәләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10