ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте

18 июнь 2019, 18:22 , Фото: архив/Рамиль Гали

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте Татарстан прокуроры сүзләренчә, алга таба мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күп кенә прокурорларның йомшак булуын һәм министрларны җаваплылыктан коткарып калуларын әйтте. Бу фикерен ул гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында сөйләде.

“Күп кенә прокурорларыбыз “яхшылык эшли”. Ачыктан-ачык әйтим, без кайбер район башлыкларын, министрларны административ җаваплылыктан, хурлыктан коткарган идек. Әмма җаваплылыкны үзебезгә ала идек. Алга таба бу кабатланырга тиеш түгел”, - диде ул.

Илдус Нәфыйков прокурорларның канун үтәлүенең катгый контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясады. “2018 елда шундый очрак 40 иде, әле июнь ае гына, тик быел инде 150 очрак теркәлгән”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан прокуроры барлык прокурорларга да эшләрендә тәртип урнаштырырга кушты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10