ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

18 июнь 2019, 21:00

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Төмән татарлары белән очрашты, гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак.

Рөстәм Миңнеханов Төмән татарларын көндәлек тормышта туган телне онытмаска чакырды / "Бары тик шулай гына без аны саклап кала һәм безнең яшь буынга тапшыра алабыз», - диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов Төмән татарларын көндәлек тормышта туган телне онытмаска чакырды

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады / Дәүләт Советы рәисе язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең утыз көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәүне билгеләп үтте.

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән / Роспотребнадзор Казанның бер генә пляжында да су коену өчен рөхсәт алынмавы турында белдерә.

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән

Гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак / Булачак фән кандидатлары һәм фән докторларының диссертациясе Мәскәүгә җибәрелмәячәк.

Гыйльми дәрәҗә бирү карарын Казан федераль университеты үзе кабул итә башлаячак

Рөстәм Миңнеханов Төмәндә нейрохирургия үзәгендә катлаулы операцияләрне өйрәнде / Медицина учреждениесе хезмәтләреннән Россиянең 81 төбәгендә һәм 14 якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр файдаланган инде.

Рөстәм Миңнеханов Төмәндә нейрохирургия үзәгендә катлаулы операцияләрне өйрәнде

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте / Татарстан прокуроры сүзләренчә, алга таба мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте

Июль аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак / Бигрәк тә айның беренче яртысы эссе булыр дип көтелә.

Июль аенда һава торышы нормадан югарырак булачак

Казан Сабан туена бүләк җыйганда хәрәкәт туктатылмаячак / Җигүле атлар, башкаланың үзәк урамнары буйлап узып, Иске Татар бистәсенә киләчәк.

Казан Сабан туена бүләк җыйганда хәрәкәт туктатылмаячак

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләрне җавапсызлыклары өчен тәнкыйтьләде / Дәүләт Советы Рәисе халык күтәргән мәсьәләне вакытында ишетергә һәм кабул итәргә кирәк дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләрне җавапсызлыклары өчен тәнкыйтьләде

Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгәнгә чара катгыйланасын әйтте / "Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итүдә җитәкчеләр үзләре дә хата ясый", диде Татарстан прокуроры.

Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгәнгә чара катгыйланасын әйтте

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла / "5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10