ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан Сабан туена бүләк җыйганда хәрәкәт туктатылмаячак

18 июнь 2019, 15:33 , Фото: архив buinsk-tat.ru

Казан Сабан туена бүләк җыйганда хәрәкәт туктатылмаячак Җигүле атлар, башкаланың үзәк урамнары буйлап узып, Иске Татар бистәсенә киләчәк.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан  Сабан туена бүләк җыю вакытында башкала урамнарында юллар ябылмаячак. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов шулай дип белдерде. 
 
21 июнь көнне, Казан Сабан туе алдыннан җигүле атлар белән бәйрәмгә бүләк җыю оештырылачак. Атлар, башкаланың үзәк урамнары буйлап узып, Иске Татар бистәсенә киләчәк. 
 
"Узган юлы да урамнар ябылмаган иде. Чөнки бу машиналар хәрәкәтенә зур йогынты ясый. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бу чара турында белә", - диде Зөфәр Гаязов. 
 
Җигүле атлар "Корстон" комплексыннан алып, Карл Маркс урамы буйлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына киләчәк. Анда аларны театр артистлары һәм Казан җитәкчеләре сәламләячәк. Алга таба Пушкин, Татарстан урамнары буйлап хәрәкәт итү планлаштырыла. 
 
Икенче тукталыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булачак. Анда театр артситлары "Зәңгәр шәл" спектакленнән  өзек күрсәтер дип көтелә. Соңгы тукталыш исә Иске Татар бистәсендә булачак. Бүләкләрне шунда да тапшырырга мөмкин. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10