ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сабан туена бүләкне Казаннан тыш башка шәһәрләрдә дә җыярга мөмкин булачак

18 июнь 2019, 14:38 , Фото: Салават Камалетдинов

Сабан туена бүләкне Казаннан тыш башка шәһәрләрдә дә җыярга мөмкин булачак Әлеге йоланы Париж Сабан туе алдыннан Марс кырында да үткәргәннәр иде.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сабан туена бүләк җыюны Татарстанның башка шәһәрләрендә дә үткәрергә була. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Казан  шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов шулай дип белдерде. 
 
"Без мондый чараны Парижда Сабан туе үткәргәндә, Марс кырында уздырган идек инде. Бүләк җыю бик күркәм гадәт,  яхшы кәеф бүләк итә. Әгәр дә иницитатива күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашуны сорасалар, без әлбәттә, ярдәм итәчәкбез", - диде Зөфәр Гаязов. 
 
Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова йоланың күркәм булуын һәм туристларга да кызыклы икәнен билгеләп узды.   
 
"Бизнес вәкилләренең мондый тәкъдим белән чыгуы бик яхшы, билгеле. Бу идея уйда күптәннән бар иде. Быел без чараны тагын да зуррак оештырачакбыз. Туристлар тарафыннан да игътибар зур булыр, дип өметләнәбез", - диде Дарья Санникова. 
 
  • Казанда беренче тапкыр Сабан туена бүләк җыю 2016 елда оештырылган иде. Быел исә бу йола 21 июньдә, башкала Сабан туе алдыннан башкарылачак.
 
"Сабан туена бүләк җыю ул татар халкының үзенчәлеге. Туристларга мондый чараларны, карнаваллар, парадларны  күзәтү кызыклы", - дип белдерде ул һәм бу йоланы ел саен үткәрергә кирәклеген әйтте. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10