ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән

18 июнь 2019, 13:36 , Фото: архив

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән Роспотребнадзор Казанның бер генә пляжында да су коену өчен рөхсәт алынмавы турында белдерә.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 11 муниципаль пляж ял итү өчен кулланыла. Аларның бишесе Казанда, алтысы – Татарстан районнарында. Бүгенге көндә бары тик Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре пляжларына гына санитар-эпидемиологик бәяләмә бирелгән. Аларда гына су коену рөхсәт ителә. Калган пляжларда тиешле тәртипләр үтәлмәү сәбәпле рөхсәт алынмаган”, - диде республиканың баш санитар табибы.

Казанда биш муниципаль пляж бар. Болар - «Локомотив», «Түбән Заречье», «Комсомольский», «Глубокое», «Аккош күле». Аларның берсенең дә бүгенге көндә су коену буенча рөхсәте алынмаган.

Моннан тыш, ике пляжда су күрсәткечләре начар: Дербышкидагы «Комсомольский» пляжында микробиологик күрсәткечләр рөхсәт ителгәннән артык, Идел елгасындагы «Локомотив» пляжындагы санитар-химик күрсәткечләр канәгатьләндерми. Яшел Үзән пляжында да микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр начар.

Роспотребнадзор белгечләре су коену сезоны башланыр алдыннан һәм җәй буена суның сыйфатын тикшереп торалар. Май аеннан башлап августка кадәр су коену урыннарында атна саен суның микробиологик торышы тикшерелә. Айга ике мәртәбә санитар-химик күрсәтекечләр бәяләнә, айга бер мәртәбә паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр анализлана. Коену сезоны башланыр алдыннан бер мәртәбә яр буендагы ком да тикшерелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10