ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кыргызстан имамнары никахларны рәсми рәвештә теркәячәк

18 июнь 2019, 13:12

Никахлар шәригать таләпләренә җавап бирә, әмма юридик көчкә ия түгел.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстан имамнары Ислам нормалары буенча үзләре кылган барлык йолаларны да терки башлаячак. Бу хакта Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарын җаваплылыкка тартырга һәм легаль булмаган никахларга юл куймаска ниятли, бигрәк тә балигъ булмаган гражданнар арасында.

Мөфти Максат Токтомушев республика үзәк мәчете имамнарына теркәү журналы турында сөйләгән. 3 мең журнал нәшер ителгән. Ил имамнары арасында яңалык буенча аңлату эшләре алып барыла.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, хәзер никахны теркәү өчен гражданнарның паспортлары кирәк булачак. Имамнар квартал саен уздырылган никахлашу йолалары турында район имамнарына, ә алар, үз чиратларында, өлкә казыйларына хисап тотарга тиеш булачак. Соңгы хисаплар Кыргызстан Диния нәзарәтенә җибәреләчәк.

Шул ук вакытта дин идарәсендә билгеләп үтүләренчә, никахлар шәригать таләпләренә җавап бирә, әмма юридик көчкә ия түгел. Мөфтияттә яшь парларны шуннан соң ЗАГСта никахларын теркәргә чакыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10