ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сладковский Харбиндагы концерт турында Facebookта татарча, русча, инглизчә язган

18 июнь 2019, 12:47

Хәбәр башта татар, аннары рус һәм инглиз телләрендә бирелгән.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский кичә Харбинда узган концерт турында өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә язган. 

Концерт турында язма дирижерның Facebook социаль челтәрендә урнаштырылган. Сладковский узган чара турында башта татарча хәбәр иткән.

"Бүген! Харбин! Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Хэйлунцзян провинциясендә Татарстан көннәре кысаларында Харбин филармониясе залында ТР Дәүләт симфоник оркестры концертын тыңлады! Программада татар, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләре! Солистлар: Эльза Исламова, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина һәм Айдар Сөләйманов", - диелгән хәбәрдә.

  • Александр Сладковский - Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты. Дәүләт симфоник оркестрын 2010 елдан бирле җитәкли. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10