ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан җәйге гастрономия сәяхәтләре өчен иң яхшы өч шәһәр исемлегенә кергән

18 июнь 2019, 11:42

Исемлек Тотрыклы гастрономия көненә әзерләнгән иде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казан җәй көне гастрономия сәяхәтләре өчен иң яхшы шәһәрләр һәм илләр исемлегендә өченче урынны алган. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.

Исемлек 18 июньдә билгеләп үтелә торган тотрыклы гастрономия көненә әзерләнгән иде.

Респондентларның 13 проценты Татарстан башкаласын гастрономия турлары өчен иң кызыклысы дип саный.

Россиядә гастротуризм өчен иң яхшы урыннар арасында Казаннан кала Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Владимир өлкәсе бар. Грузия, Әрмәнстан, Италия, Франция һәм Беларусь популяр чит ил юнәлешләре булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10