ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия укучыларының яртысыннан азрагы югары уку йортларына керергә ниятли

18 июнь 2019, 10:21

Сораштыру күрсәткәнчә, соңгы елларда мәктәптән соң урта махсус белем алырга планлаштырган укучылар саны арткан.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның яртысыннан азрагы (47%) югары уку йортларына керергә планлаштыра. Бу турыда Superjob сервисын сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Сораштыруда катнашкан ата-аналарның дүрттән бер өлешкә якыны балаларының көллиятләргә һәм училищеларга керергә җыенулары турында сөйләгән.

Респондентларның 1 проценты аларның балалары мәктәптән соң эшләргә планлаштыруын, ә 19 проценты балалары сайлау алдында торуын әйткән. 6 проценты балаларының планнары турында сорауга җавап бирергә кыенсынган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, соңгы 9 елда мәктәптән соң балалары махсус урта белем алачак россиялеләр саны арткан. 2010 елда андыйлар нибары 8 процент иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10