ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешән районы мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырткан

18 июнь 2019, 07:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районы мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырткан Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Оксана Темникова математикадан имтиханда 94 балл җыйган.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Математикадан профиль дәрәҗәдәге бердәм дәүләт имтиханнарын 61 укучы тапшырган, шуларның икесе “икеле” алган. Бу фән  нәтиҗәләре (уртача баллар) үткән ел белән чагыштырганда күтәрелгән, былтыр  52,6 балл булса, быел - 60 балл. Яңа Элмәле мәктәбе  укучысы Оксана Темникова имтиханда 94 балл җыйган.
 
Математика буенча база дәрәҗәдәге имтиханнарда биремнәр җиңелрәк булса да, 49 укучының берсе тиешле чикне үтә алмаган. Калганнарның уртача билгесе – 4,1 (2018 елда 4,2 булган).
 
Рус әдәбияты буенча имтиханнарны өч укучы тапшырган, аларның уртача баллары 71. Чирмешән лицееннан Айсылу Гафурова иң югары күрсәткечкә ия – 87 балл.
 
Географиядән имтиханны нибары бер кеше сайлаган булган, ул 68 балл туплаган. Тарихтан сынауны 13 укучы үткән (уртача балл – 54), Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазинаның имтихан эше 79 балл белән бәяләнгән.
 
Химиядән 17 кеше тест тапшырган (уртача балл – 56), бер укучы “икеле” алган, Чирмешән лицееннан Алсу Даутова иң югары күрсәткечкә – 80 баллга ия булган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10