ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән район суды ришвәтчене 700 мең сум штрафка тарткан

18 июнь 2019, 01:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән район суды ришвәтчене 700 мең сум штрафка тарткан Февраль аенда бер машина йөртүче нәкъ шундый җинаять эше өчен хөкем ителгән иде инде.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Чирмешәндә районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторына ришвәт бирергә маташкан Алексеевск районы кешесен - машина йөртүчене хөкем иткәннәр. Хәзер ул 700 мең сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Исерек хәлдә ВАЗ-2114 автомашинасы белән идарә иткән 24 яшьлек Юрий Демидовны Чирмешән урамнарының берсендә тоткарлыйлар.
 
Административ хокук бозу хакында беркетмә төзегән вакытта ук, кагыйдә бозучы автоинспекторга “хәлне уңай чишү өчен” ришвәт тәкъдим итә, әмма мондый гамәл өчен җинаять җаваплылыгы булуы хакында кисәтү ала. 
 
Шулай да ике көннән Демидов инспекторның эш урынына килеп, төзелгән беркетмәне юк итү өчен, өстәлгә 50 мең сум акча чыгарып сала һәм кырын эшнең нәкъ кызуында “эләгә”.
 
Ахыры болай бетә: Демидовны гаепләү буенча җинаять эшен караганнан соң, район суды аңа 700 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирә, 50 мең сум акчасы дәүләт файдасына конфискацияләнә. Әлеге штрафны түләү вакыты 36 айга билгеләнә.
 
Шунысын да әйтергә кирәк, быел бу ришвәт бирүчегә карата җинаять эше ачуның икенче очрагы. Февраль аенда бер машина йөртүче нәкъ шундый җинаять эше өчен хөкем ителгән иде инде. Аңа 400 мең сум күләмдә штраф җәзасы бирделәр.
 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10