ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чистай басуларында корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы көрәш башланды

18 июнь 2019, 00:00 , Фото: chistopol-rt.ru

Чистай басуларында корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы көрәш башланды Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары үз эшендә Чистайда җитештерелә торган сыек ашламаларны актив куллана.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Олег Зиннуров). Чистай районы кырларында корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш башланды. Бу хакта район басмасы яза.  
 
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар чәчүне уңышлы тәмамлаганнан соң, үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәрдән һәм авырулардан саклау көн тәртибенә куелды.
 
"Районда чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү 11,4 мең гектар мәйданда башкарылды", – дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.
 
Район буенча чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү 31 мең гектар мәйданда башкарылган. Биредә гербицидлар белән эшкәртү алып барыла, чөнки игенчеләр уңышны югалтырга теләмиләр.
 
Шулай ук язгы бөртекле һәм азык культураларын тукландыру буенча да эш җәелдерелде. Чәчүлекләрне саклау чаралары белән беррәттән аларны тукландырырга да кирәк.
 
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары үз эшендә Чистайда җитештерелә торган сыек ашламаларны актив куллана. Бу икътисади яктан отышлы.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10