ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

КФУ китапханәсендә уникаль басма табылган

17 июнь 2019, 21:32 , Фото: Михаил Захаров

КФУ китапханәсендә уникаль басма табылган
 Документны Казахстан фәнни хезмәткәрләре тапкан.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казахстан фәнни хезмәткәрләре Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә уникаль китап - «Гади казахлар өчен кодекс» әсәренең оригиналын таптылар. Аның авторы - Казахстан әдәбияты классигы Абай Кунанбаев.

«Китап Казанда 1886 елда Император университеты типографиясендә дөнья күргән. Әлеге документның бер өлеше - «Гади казахлар өчен кодекс». Аны казах әдәбияты классигы Абай төзегән», - дип сөйләде кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.

Казахстаннан фәнни хезмәткәрләргә документтан күчермәсен алырга мөмкинлек бирелде һәм «Кодекс» Абай дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына юнәлде. Хәзерге вакытка кадәр Казахстанда әсәрнең оригиналын күрмәгәннәр - ул XIX гасырның төрки-татар телендә гарәп графикасы белән язылган.

Китап 1885 елда Семипалатинск өлкәсендә съезд нәтиҗәләре буенча кабул ителгән рәсми документлар җыентыгы булып тора. 

«Гади казахлар өчен кодекс» кәгазенә 133 елдан артык, шуңа күрә аны ут һәм җылылыктан саклаячаклар, температура һәм дымлылык режимын истә тотып, ябык архивта саклыйлар. «Теләгән һәркем кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә керә алмый, әмма гарәп графикасын укый ала торган укучыларга керү мөмкинлеге бирәбез», — дип сөйләде Эльмира Әмирханова.

  • КФУның Лобачевский исемендәге китапханәнең бай фонды Казахстан тикшеренүчеләрен кызыксындыра — Татарстан башкаласына ел саен Казахстан Фәннәр академиясеннән һәм Милли китапханәләреннән унга якын кеше килә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10