ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан урманнарында янгын куркынычы саклана

17 июнь 2019, 18:11

Һава температурасы 18 июньдә көндез 20-25 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18-24 июнь көннәрендә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән урманнарның (4 нче класслы) югары янгын куркынычы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 18 июньдә һәм 19 июньдә республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. 19 июнь көнне көндез һәм кич белән яшен булуы һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, урыны белән боз булуы мөмкин. 18 июньдә һава температурасы төнлә +8 ...+13 булыр дип көтелә, көндез +20...+25 градус.

19 июньдә төнлә +10...+15, көндез + 23...+28 градуска кадәр булачак.

20 июньдә төннең беренче яртысында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар фаразлана, калган вакытта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +12...+17дән дә түбән булмаячак, көндез температура +24...+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

21 һәм 22 нче июньдә Татарстан буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез +25..+30 градус булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10