ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

17 июнь 2019, 15:08 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан мөфтие «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин I дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Республика мөселманнары башлыгына бүләкне республиканың җәмәгать эшлеклеләре, патриотик, яшьләр һәм ветераннар оешмалары һәм спорт федерацияләре җитәкчеләре карары белән ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков тапшырды. Ул мөфти хәзрәтне лаеклы бүләге белән тәбрикләп, аның Татарстанда динара багланышларны, традицион рухи кыйммәтләрне һәм республиканың спорт имиджын ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте.

«ТР Җәмәгать эшлеклеләре президиумы әгъзалары – алар арасында Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Хезмәт геройлары, спорт федерацияләре һәм берлекләре президентлары – Сезнең җәмгыятьне берләштерү, яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик һәм спорт тәрбиясе бирү юнәлешендәге хезмәтегезне югары бәяли”, – дип мөрәҗәгать ул хәзрәткә медаль тапшырганда.

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора, 2017 елда бертавыштан ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы итеп кабаттан сайланды. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10