ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов: Татарстан Кытайга йөк машиналары һәм вертолетлар кертергә тели

17 июнь 2019, 12:08 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Татарстан Кытайга йөк машиналары һәм вертолетлар кертергә тели КХР базарына экспортны җайга салу теләге турында Татарстан Президенты “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында әйтте.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбинда “Татарстан – Хэйлунцзян” эшлекле форумында республиканың Кытайга вертолетлар, судлар, йөк автомобильләре һәм медицина кораллары җибәрү белән кызыксынуын әйтте.

“Татарстан Республикасы Кытай белән үзара мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирә. Без үз продукциябезнең Кытай базарына кертү белән кызыксынабыз. Болар йөк машиналары, вертолетлар, судлар, медицина кораллары”, - дип яза РИА Новости республика башлыгы сүзләрен.

Хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10