ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары башлана

17 июнь 2019, 12:24 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары башлана Яшүсмерләрне төрле интерактив уеннар, спорт чаралары, кызыклы экскурсияләр көтә.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Җәйге каникул чорында гадәттәгечә Татарстан мөхтәсибәтләре балалар өчен дини тәрбия бирү чаралары оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Традицион рәвештә республика мәчетләрендә укучыларга бай эчтәлекле танып белү, күңел ачу программалары әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны ала.

Моннан тыш, яшүсмерләрне төрле интерактив уеннар, спорт чаралары, кызыклы экскурсияләр көтә. Әлеге вакыт аралыгында алар туган як тарихын өйрәнәчәк, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаячак, сәламәтлекләрен ныгытачак, иптәшләре белән аралашачак.

Мисал өчен, Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә балаларны “Кыйбла”, “Фатиха”, “Өмет”, “Казан нуры” мәчетләрендә көтәләр.

Балаларны дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү буенча катнашучыларның зур күпчелек өлеше “Казан нуры” мәчете каршында эшләүче “Шамил” мәдрәсәсенә туры килер дип көтелә. 5-11 яшьлек 50-60 бала дүрт төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәк. Тәрбия чараларының үткәрелү вакыты - 17-29 июнь көннәрендә. 

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары турында тулырак ТР Диния нәзарәтенең сайтында танышырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10