ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Актүбә янында ут капкан автомобильне шаһитләр видеога төшергән

17 июнь 2019, 11:23 , Фото: соцсети

Актүбә янында ут капкан автомобильне шаһитләр видеога төшергән Фаҗига бистәдән Әлмәт ягына чыга торган юлда булган.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Актүбә бистәсе янында ут капкан автомобильне шаһитләр видеога төшергән. Фаҗига урыныннан кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Кадрларда күренгәнчә, җиңел машинаны тулысынча ут камап алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөртүче юл читенә очып төшкән, шуннан соң машинага ут капкан.

Шаһитләр авариянең Актүбә бистәсеннән Әлмәт ягына чыга торган юлда булын хәбәр итә. Шулай ук машина йөртүче иргә зыян килмәвен, аның документларын алып машинадан чыгарга өлгерүен дә хәбәр иттеләр.

Төгәл мәгълүмат ачыклана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10