ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда таныклыксыз машина йөрткән егетне кулга алганнар

17 июнь 2019, 10:36

Юл-патруль хезмәткәрләре Отары бистәсендә тонировкалы машина йөртүчесеннән туктавын сорыйлар, ләкин ул качып китмәкче булган.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Казанда ялган номерлар белән һәм таныклыксыз машина йөрткән егетне кулга алганнар. Бу хакта Казан юл-патруль хезмәтенең Instagramдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

“Узган атнаның җомгасында патруль хезмәткәрләре Отары бистәсендә 14 модель “Лада” машинасына игътибар итәләр. Аның алгы тәрәзәләре тонировкаланган була. Йөртүчедән туктавын сорыйлар, ләкин ул качып китәргә тели”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Хокук сакчылары машинаны куып тота. Йөртүче салоннан чыгып качарга тели, әмма патруль хезмәткәрләре аны тоткарлый.

Тикшерү вакытында автомобильнең дәүләт номерлары ялган булуы, ә 20 яшьлек егетның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана.

Хәзерге вакытта “Лада” автомобиле махсус стонякада тора. Ә егетне машина урлауда шикләнеп полициягә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10