ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән

17 июнь 2019, 08:07

Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Кичә Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгән, җиде кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, кичке сәгать җиделәр тирәсендә Уфа-Янаул юлының 88 километрында Skoda Fabia һәм Volkswagen Polo бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 11 яшьлек пассажир хастаханәдә үлгән. Volkswagen йөртүчесе һәм ике пассажир хастаханәгә салынган.

Skoda шоферы һәм пассажирлары - 3 һәм 15 яшьлек ике бала җәрәхәтләнгән. Алар барысы да хастаханәгә салынды.

Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10