ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Харбинга эш визиты белән килде

17 июнь 2019, 07:26 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Харбинга эш визиты белән килде Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе башкаласында уза торган VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнашачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе башкаласы Харбин шәһәренә эш визиты белән килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта Рөстәм Миңнеханов Ван Вэньтао провинциясе губернаторы белән очрашырга һәм ТР Хөкүмәте һәм Хэйлунцзян Халык хөкүмәте арасында килешүгә чаралар планын имзаларга ниятли. Шуннан соң ике җитәкче дә «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында катнашачак.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Харбинның Халыкара күргәзмә үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 мәйданчыгында булырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра. Моннан тыш, Corner Харбин фәнни-техник компаниясе һәм Wondersun diary Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясе белән танышу планлаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10