ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Питрәч районының Күндә авыл халкы җирле мәчетне төзекләндерүдә ярдәм иткән

17 июнь 2019, 04:00

Мәчетнең нигезе тузып, бина утырган һәм стеналар ярыла башлаган булган.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Алга"). Питрәчнең Күндә авыл халкы ярдәме белән җирле мәчеткә ремонт ясаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
"Безнең мәчетнең нигезе тузган иде инде, ул утырган, шуның аркасында стеналар ярыла, эчкә салкын үтеп керә башлады. Мәчеткә китерелгән сәдакалар хисабына без отмостка ясадык, хәзер йорт нигезеннән яңгыр суы агып төшеп китә, шулай ук стеналарны җылыттык", - дип сөйләде Күн авылы мәчете имам-хатыйбы Габдулла Сираҗиев. 
 
Авыл кешеләре мәчетне ремонтлый башлаганны, территорияне төзекләндерү эшләренә тотынганны күргәч, бу эштә ярдәм итү өчен акчалар китерә башлаган, күпчелек кешенең бу изге эшкә үз өлешен кертәсе килгән.
 
"Шуннан соң диварларны пеноплекс белән җылыттык, металл сайдинг белән тышладык. Шулай ук яңа капка да урнаштырдык. Авыл халкы ремонт-төзелеш эшләре барышында да ярдәм итә. Бездә талантлы кул осталары бик күп", - дип билгеләп үтте имам-хатыйп.
 
Моннан тыш, узган ел авыл халкы, киңәшләшеп, максатчан рәвештә Изгеләр коесын ремонтлауга акча җыйган иде. Анда насос урнаштырып, электр уты үткәргәннәр. Хәзер суны чиләккә төймәгә басып кына тутырып алып була.
 
Коега кадәр барып җитү уңайлы булсын өчен, юлны чистартканнар, күптән түгел генә агачлар утыртканнар. Монда су алырга район үзәгеннән дә киләләр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10