ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарага Марий Элдан кунаклар килгән

17 июнь 2019, 01:00 , Фото: kukmor-rt.ru/news/kөn-temasyi/foto-kukmaraga-mariy-eldan-kunaklar-kilde

Кукмарага Марий Элдан кунаклар килгән Кунаклар авылларның төзек булуына соклануын белдергән.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Кукмарага Марий Элдан кунаклар килгән. Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә булган. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Кукмара җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать, азык-төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының агросәнәгать комплексын үстерү буенча Комитетының берләштерелгән күчмә киңәшмәсе уздырылды. 
 
Кунаклар иң элек Вахит авылының Минневакиф Гыйльманов хуҗалыгында булып, аларның тормыш-көнкүрешләре, мал асрау өчен район күләмендә күрсәтелгән ярдәм чаралары белән таныштылар.
 
Шулай ук, авылның ял паркын, төзекләндерелгән су буйларын карадылар. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә булдылар.
 
"Һәр җирдә эшнең торышына сокланып йөрдек. Авылларыгыз төзек, авыл хуҗалыгы предприятиесе югары дәрәҗәдә эшли. Моны акча булу белән генә бәйләп булмый, бу уңышларда кадрларның инициативалы булуы да зур роль уйный", - дип билгеләп үтте Марий Эльнең агросәнәгать комплексы үсеше буенча Комитеты рәисе Аркадий Новиков.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10