ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр фастфуд ашауның акыл зәгыйфьлегенә китерүен ачыклаган

16 июнь 2019, 17:29

Зыянлы ризыклар икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килү куркынычын арттыра.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Фастфуд ашау баш миенең иртә картаюына һәм шул сәбәпле акыл зәгыйфьлегенә китерә. Австралия милли университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress сайтына сылтама белән Lenta.ru яза.

Табиблар 200 фәнни эш тикшергән. Аларда баш мие сәламәтлеге, картлык һәм тышкы факторлар арасындагы бәйләнешләр өйрәнелгән.

Галимнәр ачыклаганча, озак вакыт дәвамында зыянлы ризыклар ашау һәм физик активлык җитмәү икенче типтагы шикәр авыруы, демениция һәм ми атрофиясе барлыкка килү куркынычын арттыра.

Шул ук вакытта когнитив проблемалар шактый иртә барлыкка килергә һәм алар хәл итмәслек булырга мөмкин. Шул сәбәпле деменция куркынычын киметү өчен 60 яшьлекләргә бирелә торган киңәшләр файдасыз дип белдерә белгечләр. Алар дөрес туклануга мөмкин кадәр яшьрәк вакытта күчәргә киңәш итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10