ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама Сабан туенда алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

16 июнь 2019, 15:06

Алты бала анасы Дарья Хуҗина “Ана даны” медаленә лаек булды.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов бүген Түбән Кама Сабан туенда шәһәр һәм районы халкына бүләкләр тапшырды. Бу хакта Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

УСК “Нефтехим” директоры Сергей Клипачевка Татарстанның “Фидакяр хезмәт өчен" медалые, алты бала анасы Дарья Хуҗинага “Ана даны” медале тапшырылды. ООО “Союз-Агро” кладовщигы Надежда Андрианова “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды.

Түбән Кама районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшиина, Балалар иҗат үзәге директоры Ульяна Князева һәм “Нардуган” ансамбле директоры Наил Мостафин Татарстан Президентының рәхмәт хатын, “Карамалы” агрофирмасы терлекчесе Елена Казакова һәм ООО “Союз-Агро” машина йөртүчесе Александр Демидов Татарстан Министрлар Кабинетының рәмәт хатын алды.

  • Түбән Кама Сабан туенда 2 меңнән артык артист тамашачыларга Гәрәй белән Айбикә тарихын тәкъдим итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10