ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Яңа Чишмәнең Тубылгы Тау авылында “Без бит авыл кызлары” бәйгесе үткән

16 июнь 2019, 23:00 , Фото: novoshishminsk.ru/news/medeniyat/bez-bit-avyl-kyzlary

Яңа Чишмәнең Тубылгы Тау авылында “Без бит авыл кызлары” бәйгесе үткән Ханымнар бәйгедә бар яклап та осталыкларын, сәләтле булуларын күрсәткән.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында районкүләм “Без бит авыл кызлары” бәйгесе узды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән уздырылган әлеге бәйгедә  катнашкан – Чертуш авылыннан Наилә Хәсәнова, Чаллы Башыннан Илүсә Шакирова,  Әдәмсәдән Гөлсия Әхмәтова, Шахмайдан Вәсилә Гатауллина, Акбүре авыл җирлегеннән Гөлнара Ломанова, Тубылгы Тау авылы килене Әнисә Таһировалар  тамашачыларны таң калдырды.
 
Алар утын кистеләр. Кулларында балта уйнаткан ханымнарга кадак кагу бәйгесе уен кебек кенә тоелды. Элеккеге заманнарны искә төшереп, көянтә-чиләк белән су да ташыды.
 
Ханымнар төзелеш эшләрендә дә үз осталыкларын күрсәтте. “Печән чабу” бәйгесендә дә алар сынатмады, бүгенге көндә кулланыла торган бензинлы чапкыч урынына гадәти чалгы белән чабарга керештеләр. 
 
Хатын-кыз нинди генә эш башкарса да, беренче чиратта, ул – әни, хуҗабикә. Интеллектуаль викторинада әниләрнең үсемлекләрнең төрләрен белүләре ачыкланса, алдагы бәйге аш-суга осталыгын ачыклады. Һәрберсе үзе әзерләгән ризык турында тәфсилләп сөйләде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10