ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә 16 яшьлек мотоциклчы җиңел машинага бәрелеп һәлак булган

16 июнь 2019, 14:00 , Фото: соцсети

Яшел Үзәндә 16 яшьлек мотоциклчы җиңел машинага бәрелеп һәлак булган Фаҗига Гоголь һәм Гастелло урамнары киселешендә булган.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә 16 яшьлек мотоциклчы һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл фаҗигасе кичә кич Гоголь һәм Гастелло урамнары киселешендә булган.

“Пассажир утырткан мотоцикл йөртүчесе “Нива” машинасы белән бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль мотоциклга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә мотоцикл йөртүчесе урында ук һәлак булган, пассажир хастаханәгә озатылган”, - диделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10