ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган

16 июнь 2019, 13:04 , Фото: соцсети

Казанда ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган Авария төнлә Мәскәү урамында булган.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Казан үзәгендә ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә шоферларның берсе һәлак булган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария төнлә Мәскәү урамында булган. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылар интернетка урнаштырган.

 

Фотоларда күренгәнчә, җиңел машиналарның берсе юл читендәге коймага бәрелгән һәм ян ягына ауган.

“Шоферларның берсе бүген иртән хастаханәдә вафат булды”, - диделәр полициядә.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10