ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр тышкы кыяфәт матур булсын өчен ничә сәгать йокларга кирәклеген әйтте

16 июнь 2019, 17:49

Белгечләр фикеренчә, 21:45 сәгатьтә йокларга яту һәм иртән җидедә тору иң уңай булып санала.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ). Тышкы кыяфәтне яхшы хәлдә саклау өчен якынча 9 сәгать 10 минут йокларга кирәк. Мондый нәтиҗәне Британия галимнәре ясаган. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән “Российская газета” яза.

Табиблар тәҗрибәдә катнашучыларның иртән тире төсенә һәм чисталыгына бәя биргән. Тугыз сәгатьтән артыграк йоклаган кешеләрнең тышкы кыяфәте яхшырган.

Моннан тыш, тәҗрибәдә катнашучылар сүзләренчә, тышкы кыяфәтләре яхшыру белән беррәттән алар иртәнге хәлсезлектән, ярсып китүдән һәм начар кәефтән арынганнар. Белгечләр фикеренчә, 21:45 сәгатьтә йокларга яту һәм иртән җидедә тору иң уңай булып санала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10