ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ташкентта композитор Мөхтәр Әшрәфине искә алдылар

16 июнь 2019, 10:48

Кичәдә композиторның иҗаты һәм тормышы турында сөйләделәр.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). 11 июньдә Ташкентның Үзбәкстан Композиторлары союзында заманча үзбәк музыкасына нигез салучы, халык артисты, дәүләт һәм халыкара премияләр лауреаты Мөхтәр Әшрәфине искә алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Кичәне музей-йорты директоры Н. Гунова ачты. Ул килгән кунакларга Мөхтәр Әшрәфинең тормышы, иҗаты, фонд һәм музей-йорт җыелмалары турында сөйләде.

“Милли музыка корифеен искә алу көне беренче тапкыр ике шәһәрдә – Ташкентта һәм Казанда уза. Бу якташыбызның дөнья сәнгатендә һәм киң музыкаль элемтәләрдә булган ролен күрсәтә” , - диде Н. Гунова.

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге киңәшчесе Н.Кәримов әйткәнчә, быел Ташкенттагы М. Әшрәфи музее җитәкчелеге һәм танылган татар композиторы Нәҗип Җиһановның Казандагы музей-йорты белән берлектә “Мөхтәр Әшрәфи һәм Нәҗип Җиһанов – бер мәдәниятнең ике титаны” дигән уртак проект башланган. Аның максаты - композиторларның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру.

Быелның көзендә Ташкентта М. Әшрәфи музей-йортында татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе оештыру планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10