ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Һиндстанда аномаль эсселектән утызга якын кеше вафат булган

16 июнь 2019, 10:31

Бихар штатында айдан артык аномаль эссе һава торышы саклана.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Һиндстанның Бихар штатында эсседән 29 кеше һәлак булган. Анда айдан артык аномаль эсселек саклана. Иң күп һәлак булычылар Аурангабад округына туры килгән. Монда 25 кеше үлгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Бихарда бер айдан артык 40 градустан югары температура саклана. 10 июньдә Нью-Делидә температура рекорд куйды һәм 50 градустан да югары күтәрелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10