ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районында “Яшь имәннәр” лагерендә ял итүчеләр төз атуда ярышты

16 июнь 2019, 02:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында “Яшь имәннәр” лагерендә ял итүчеләр төз атуда ярышты ДОСААФ оешмасы җитәкчесе оста атучы малайларга һәм кызларга дипломнар, бүләкләр тапшырган.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). Әлки районының “Яшь имәннәр” балаларны савыктыру лагерендә пневматик мылтыктан төз ату буенча ярышлар үткәрелде. Аларда малайлар гына түгел, кызлар да сынатмады. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
10 июньнән беренче смена эшли башлады. Уку елы дәвамында талчыккан балалар рәхәтләнеп ял итә. Педагоглар алар белән төрле чаралар үткәрә, ярыш һәм бәйгеләр оештыра, төрле һөнәрләргә өйрәтә.
 
Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге ДОСААФ район оешмасы балалар белән мылтыктан төз ату ярышлары үткәрде. Бу бәйгедә “Яшь имәннәр” дә ял итүче малайлар һәм кызларның барысы да бик теләп, шатланып катнаштылар. 
 
Түбән Әлки мәктәбенең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгын саклау дәресләрен укытучы Рәфәс Билалов балаларга һава мылтыгыннан ату кагыйдәләрен өйрәтте.
 
Ярыш нәтиҗәләре буенча, кызлар арасында призлы урыннарны Реана Агапова, Зилә Низамова, Камилә Гайнуллина алды. Малайлар арасында иң төз атучылар – Марк Стратонов, Самат Зәйдуллин, Зөфәр Зәйнетдинов.
 
ДОСААФ оешмасы җитәкчесе оста атучы малайларга һәм кызларга дипломнар, бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10