ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Аксубайлылар республика халкын Троица бәйрәменә чакыра

16 июнь 2019, 05:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубайлылар республика халкын Троица бәйрәменә чакыра Кунакларны бәйрәмнең символы булган йомырка тәбәсе, квас белән сыйлыйлар һәм каен себеркесе белән барлык сырхауларны, авыруларны куалар.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Авыл таңнары", Людмила Жаренева). Якшәмбе көнне, ягъни бүген, Аксубай районының Рус милли үзәге Түбән Баланда авылында массакүләм Троица бәйрәмен үткәрә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм Түбән Баланда авылының  мәдәният йорты янындагы мәйданда узачак. Кунакларны бәйрәмнең  символы булган йомырка тәбәсе, квас белән сыйлыйлар һәм каен себеркесе белән барлык сырхауларны, авыруларны куалар.
 
Шунда ук каенга тасмалар бәйләп теләкләр телиләр. Троицк аланында яше дә, карты да күңел ача, бәйрәм итә. Ә аннары гармун моңнары астында бизәлгән каен ботагын алып китәләр  һәм аны асылмалы күпердән елгага ташлыйлар, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10