ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Депутат Шамил Яһудин Аксубай халкын кабул иткән

16 июнь 2019, 00:00 , Фото: aksubayevo.ru

Депутат Шамил Яһудин Аксубай халкын кабул иткән Халык авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап, депутатка килгән.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Аксубайда гражданнарны кабул иткән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Депутатка халык үз проблемаларын аңлатып, авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап килгән.
 
Кабул итү уңай нотадан башланды. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина депутатка авылны төзекләндерүдә  күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге объектлар муниципаль берәмлек өчен бик мөһим, ул җирлек  территориясендә гражданнарның яшәү шартларын яхшыртты.
 
 
Мюд ветераннар советы рәисе Галина Макаренкова Шамил Яһудинга ветераннарны хөрмәтләү советы эшендә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Улын дәвалау өчен матди ярдәм сорап, Людмила Уланова үтенечен белдерде. Баланы Мәскәүгә белгечләргә алып барырга кирәк, ә гаиләдә андый акчалар юк.
 
Авыл юлларын төзекләндерү мәсәләсе  Савгач авылы  ветераннар оешмасы вәкилен борчый.  Ул әлеге сорау белән мөрәҗәгать итте һәм бу аның беренче генә мөрәҗәгате түгел. Шамил Яһүдин аңа бер мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәткән иде инде. Яңа Ибрай мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүен сорап авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров үтенеч белдерде. 
 
Кабул итү барышында яңгыраган һәр мөрәҗәгатьне Дәүләт Советы депутаты исәпкә алып, ярдәм итәргә вәгъдә бирде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10