ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Салават Фәтхетдинов Дәрвишләр бистәсендә Сабан туенда җырлаячак

15 июнь 2019, 17:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдинов Дәрвишләр бистәсендә Сабан туенда җырлаячак
23 июньдә Каенлыкта җырчылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем чыгышы да була.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). 23 июньдә Казанның Совет районы Дәрвишләр торак массивындагы Каенлыкта Сабан туе милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Каенлыкта Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, җырчылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан шәһәре Совет районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасында татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт планлаштырылган. Тематик мәйданчыкларда милли спорт ярышлары һәм күңел ачу программасы узачак.

Концерт-күңел ачу мәйданчыгында казанлылар өчен интерактив уеннар, конкурслар һәм призлар уйнату оештырыла.

Иң кечкенә кунаклар өчен мастер-класслары һәм балалар фотозонасы белән «Сәләтле бәләкәч» махсус балалар уен программасы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10