ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста автоинспекторлар бүләк таратты

15 июнь 2019, 20:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста автоинспекторлар бүләк таратты Алар әти-әниләргә баланы махсус креслода гына йөртү мөһимлеген аңлатты, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә дә чакырды.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ","Йолдыз", Ришат Җамалиев). ЮХИДИ Буа территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева белән баш белгеч Сиринә Мурзакова Апас районы ЮХИДИ инспекторлары бергәләп “Бала - иң мөһим пассажир!“ акциясе үткәрде һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта  "Йолдыз" газетасы яза. 
 
 
Алар әти-әниләргә баланы махсус креслода гына йөртү мөһимлеген аңлатыл, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды һәм машинадагы төп пассажир - балаларга махсус истәлекле бүләкләр бирде.
 
Акция дәвам итә һәм аны оештыручылар һәр авылда булырга вәгъдә бирә. Балаларны машинада йөртү таләпләрен үтәмәүче шоферларга хәзерге штрафлар бик саллы - ул 3000 сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10