ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ГТО тапшырган

15 июнь 2019, 19:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ГТО тапшырган Алар гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, велосипедта фигуралы йөрү һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәткән.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ","Әгерҗе хәбәрләре", Элина Даутова). 16 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Әгерҗе районының ак халатлы шәфкать ияләрен спорт төрләрендә сынадылар. Бу хакта район басмасы яза. 
 
“Орешник“ ял паркында алар өчен бәйрәм һәм спорт чаралары узды. Районның баш табибы Эдуард Овчинников районыбызның медицина хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы эшләрендә уңышлар теләде.  

Ул бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды. Быел Исәнбайда амбулатория, Салагышта фельдшерлык-акушерлык пункты ачылачагын хәбәр итте.

ГТО нормаларын 30 медицина хезмәткәре тапшырды. Алар гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, велосипедта фигуралы йөрү һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәтте. 
 
Озынлыкка сикерүдә Рамил Журавлев, Эльвира Кәлимуллина һәм Мария Шутникова беренчелекне яулады. Рамилнең күрсәткече – 2,2 м, Эльвира һәм Мариянеке 1,76 м. Пресс ясау ярышы да мавыктыргыч булды. Бер минут эчендә Роберт Латыйпов – 50, Марина Хәлиуллина 48 тапкыр пресс ясарга өлгерде.
 
Спортта сыналганнан соң, медицина хезмәткәрләре табигать кочагында ял итте, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10