ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясенең Попечительләр советы төзеләчәк

15 июнь 2019, 13:41 , Фото: tatarstan.ru

Болгар  ислам академиясенең Попечительләр советы төзеләчәк Россия Президенты Администрациясе вәкиле Татарстанны дини белем бирү системасын үстерүдә үрнәк төбәк дип атады.

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 2017 елда ачылган Болгар ислам академиясенең Попечительләр советын төзү юнәлешендә эш бара. Бу хакта бүген Россия Президенты Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин Болгарда хәбәр итте.

Евгений Еремин ислам мәгарифен үстерүдә Татарстанны башка төбәкләргә үрнәк итеп китерде. Хәзерге вакытта ул Болгар ислам академиясенең Попечительләр советын төзү эше барганын әйтте. Аның составына Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм дини лидерлары керәчәген әйтте. 

"Без Россиядә ислам дине белемен үстерү өлкәсендә эшлибез һәм алга таба да эшләячәкбез. Безгә төбәкләр белән бергәләп илдә көндәшлеккә сәләтле ислам мәгариф системасын булдырырга кирәк. Лицензиясез укыту оешмалары, аттестацияләнмәгән югары уку йортлары булырга тиеш түгел", - диде Евгений Еремин.

Ул төбәкләрнең дини оешмаларын Россия Ислам белеме буенча советы эшенә әгъза булып кушылырга өндәде. Әлеге совет белән Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10