ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Миңнеханов төбәкләргә үз студентларын Болгар академиясенә җибәрергә киңәш итте

15 июнь 2019, 11:50 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов төбәкләргә үз студентларын Болгар академиясенә җибәрергә киңәш итте Быел Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш көтелә.

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Болгар ислам академиясендә беренче чыгарылыш көтелгәнен әйтте. "2017 елда гына ишекләрен ачкан ислам уку йорты быел беренче докторантлар диссертацияләрен яклаячак, Россия төбәкләренә белемле дин әһелләренә ихтыяҗ зур, төбәкләр үз вәкилләрен бирегә укырга җибәрсен", - дип Рөстәм Миңнеханов төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

  • Бүген Спас районында узган "Изге Болгар җыены" уңаеннан Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендәге мөфтият вәкилләре белән очрашты. Җыенда бу атнада Казанда узган X Бөтенроссия мөселман дин әһелләре форумына килгән имамнар да катнашты. Президент белән очрашу Болгар ислам академиясендә үтте. Академия магистрантлар һәм докторантлар әзерли. Биредә 113 студент белем ала.

"Дини белем мәсьәләсе күп төбәкләрне борчый. Мәчетләр төзибез, әмма анда кемнәр эшли, кайдан килгән, нинди вәгазь укый? Безгә яңа заман шартларында бабаларыбыздан килгән традицион ислам белемен торгызырга кирәк. Бу - дәүләтнең бурычы. Болгар ислам академиясе илдә дини мәгариф системасын төзергә ярдәм итәчәк. Әлеге эшләр - Россия Президенты йөкләмәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент соңгы елда Болгар академиясен гарәп һәм башка илләрдән бик күп дин белгечләре килеп күрүен әйтте. "Болгар академиясенә игътибар арта. Ул ислам дөньясында үз урынын тапсын өчен тырышу мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә һәм дәүләт эшлеклеләренә.

Очрашуда РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән бәйләнешәр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин да катнашты.

  • Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү истәлегенә багышланган "Изге Болгар җыены" 1989 елдан үткәрелә. 2005 елдан аны оештыруда ТР Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгессы, республиканың Диния нәзарәте катнаша. 2010 елдан әлеге тарихи көн Татарстан Республикасының истәлекле даталары календаренә кертелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10